Хөрмәтле дуслар!

Сезне һәм якыннарыгызны изге бәйрәмебез белән котлыйбыз!
Аллаһ тоткан уразаларыбызны, изге эшләребезне кабул кылсын!

Мәскәүдә, сөенеч, Рамазан ае быел бик актив үтте. Күп төрле ифтарлар узды, аеруча яшьләр актив үзләрен күрсәтте.

Алдагы Рамазаннарны да шулай бергә, якты хисләр белән үткәрергә насыйп булсын!