Мәскәү татар яшьләре Халыкара туган тел көнен билгеләп үтте
Бәйрәмгә багышлап Яшьләр шурасы төрле чаралар оештырды
(Әлеге мәкаләдә: МПГУ татар студентлары якташлыгы ачылуы, шигъри флешмоб, телләрнең киләчәге хакында фикер алышу, Ризаэддин Фәхретдингә багышланган лекция турында)
21 февраль календарьләрдә кызыл төс белән күрсәтелмәсә дә, бу көнне төрле халыклар өчен мөхим булган бәйрәм – Халыкара туган тел көне - билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм мәдәниятләр һәм телләр төрлелеген саклап калу максатыннан 2000 елның 21 февраленнән билгеләп үтелә башлый.

Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан төрле чаралар оештырыла. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләп килүче Яшьләр шурасы бәйрәм көнендә генә түгел, бер атна буе диярлек ана теленә багышланган чаралар уздырды.

Нәкъ бәйрәм көнендә Мәскәү педагогия дәүләт университетында "УКЫтучы" татар студентлары якташлыгы ачылды. Якташлыкны ачу тантанасы МПГУда Туган тел көненә багышлап оештырылган бәйрәм кысаларында үткәрелде. Татар студентлары әзерләгән күргәзмәгә игътибар аеруча күп иде. Төрле төбәкләрдән, чит илләрдән килгән яшь егетләр һәм кызлар татар түбәтәйләрен, калфакларын киеп истәлеккә фотога төштеләр, тарих, мәдәният турындагы китаплар белән таныштылар, ә иде татар ризыклары кичә барышында төрле милләт вәкилләрен үзенә җәлеп итеп торды.

Бәйрәм уңаеннан Мәскәү татар яшьләре социаль челтәрләрдә үзенчәлекле флешмоб уздырды. Төрле югары уку йортлары студентлары атаклы татар язучыларының шигырьләрен укып, видеоларны интернетка урнаштырды. Флешмобта берсеннән-берсе мавыктыргыч видеолар төшереп РНИМУ, МГУ, РУДН, МПГУ, МГИМО һәм Россия дәүләт нефть һәм газ университеты студентлары катнашты.

Ана теленә битараф булмаганнарны Tatar Speaking Club "Туган телләрнең киләчәге" темасына фикер алышырга чакырды. Очрашу Татар мәдәни үзәгендә узды.

22 февраль көнне исә татар тарихында мөхим урынны алып торучы әдип, педагог, дин эшлеклесе һәм тарихчы Ризаэддин Фәхретдингә багышланган лекция узды. Аны Мәскәү Ислам университеты гуманитар фәннәр кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәрит Гәрәев укыды.

Туган тел көнендә генә түгел, һәрвакыт та ана теленә тиешле игътибар бирсәк иде. Яшьләр шурасы оештырган чаралар ана телебезне саклап калуга, туган телгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен уятырга ярдәм иткән дип ышанып калабыз.

Халыкара туган тел көненә төшергән видеоларның жыелмасын тәкъдим итәбез:
https://www.instagram.com/p/BuIdQ8pgN7z/?utm_sourc...

https://www.instagram.com/p/BuIjZYrAgP1/?utm_sourc...

https://www.instagram.com/p/BuIoEFDgLvW/?utm_sourc...


https://www.instagram.com/p/BuIyZJcAhl_/?utm_sourc...


https://www.instagram.com/p/BuI2cOlg7io/?utm_sourc...


https://www.instagram.com/p/BuI_1j7gVog/?utm_sourc...


https://www.instagram.com/p/BuKQSlRgTKM/?utm_sourc...