Мәскәү татар яшьләре Халыкара туган тел көнен билгеләп үтте
Бәйрәм уңаеннан Яшьләр шурасы төрле чаралар оештырды (Әлеге мәкаләдә: МПГУда татар студентлары якташлыгы ачылуы, шигъри флешмоб, Ризаэддин Фәхретдингә багышланган лекция, телләрнең киләчәге хакында фикер алышу турында)

21 февраль календарьләрдә кызыл төс белән күрсәтелмәсә дә, бу көнне төрле халыклар өчен мөһим буган бәйрәм – Халыкара туган тел көне - билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм мәдәниятләр һәм телләр төрлелеген саклап калу максатыннан 2000 елның 21 февраленнән билгеләп үтелә башлый.

Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан төрле чаралар оештырыла. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләп килүче Яшьләр шурасы бәйрәм көнендә генә түгел, бер атна буе диярлек ана теленә багышланган чаралар уздырды.
Нәкъ бәйрәм көнендә Мәсәкәү педагогия дәүләт университетында "УКЫтучы" татар студентлары якташлыгы ачылды. Якташлыкны ачу тантанасы МПГУда Туган тел көненә багышлап оештырылган бәйрәм кысаларында үткәрелде. Татар студентлары әзерәгән күргәзмәгә игътибар аеруча күп иде. Төрле төбәкләрдә, илләрдән кигән яшь егетләр һәм кызлар татар түбәтәйләрен, калфакларын киеп истәлеккә фотога төштеләр, тарих, мәдәният турындагы китаплар белән танышлылар, ә иде татар ризыклары кичә барышында төрле милләт вәкилләрен үзенә җәлип итеп торды.

Бәйрәм уңаеннан Мәскәү татар яшьләре социаль челтәрләрдә үзенчәлекле флешмоб уздырды. Төрле югары уку йортлары студентлары атаклы татар язучыарының шигырьләрен укып, видеоларны интернетта урнаштырды. Флешмобта берсеннән-берсе мавыктыргыч видеолар төшереп РНИМУ, МГУ, РУДН, МПГУ, МГИМО һәм Россия дәүләт нефть һәм газ университеты студентлары катнашты.

Ана теленә битараф булмаганнарны Tatar Speaking Club "Туган телләрнең киләчәге" темасына фикер алышырга чакырды. Очрашу Татар мәдәни үзәгендә узды.

22 февраль көнне исә татар тарихында мөһим урынны алып торучы әдип, педагог, дин эшлеклесе һәм тарихчы Ризаэддин Фәхретдинга багышланган лекция узды. Аны Мәскәү Ислам университеты гуманитар фәннәр кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәрит Гәрәев укыды.

Туган тел көнендә генә түгел, һәрвакыт та ана теленә тиеше игътибар бирсәк иде. Яшьләр шурасы оештырган чаралар ана телебезне саклап калуга, туган телгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен уятырга ярдәм иткән дип ышанып калабыз.