Билгеле, бүген Мәскәү шәһәрендә яшьләр активлыгы зур. Күп төрле милләт һәм дин үсешүгә, үзара мөнәсәбәтләрне якынлаштыруга, спорт , бизнес һәм башка төрле тарафтан активлыкны үстерүгә юнәлтелгән проектлар тормышка аша. Алар арасында: "Хәрәкәт" проектлар бәйгесе, "Мәскәү – Татарстан күпере" яшьләр форумы. Татар мәдәни үзәгендә күп төрле чаралар үтә, tatyashlare.ru порталы эшләп бара.
Бу эшләр күбесенчә яшьләрнең активлыгыннан тора. Аларның иҗтимагый рәвештә төрлә файдалы эшләрдә үз өлешләрнең кертү - дөньябызның киләчәге матур булуын аңлата.
Киләчәктә дә хәрәкәттә булып, биек отышларга ирешергә, яңа җиңүләр телибез!
Tatyashlare.ru порталы редакциясе
Мәгълүмат өчен:
30 июнь – татар яшьләрне берләштерә торган Татар пикнигы үтәчәк.
Тулырак мәгълүмат: vk.com/picnichok_tatarlar
14 июль - якты күк астында "ТатФест" исемдәге Яшьләр фестивале үтәчәк. Фестиваль Мәскәү өлкәсенең Старая купавна авылында уздырырга планнаштырылган.
Тулырак мәгълүмат: инстаграм: @tatfest
1-6 август көннәрендә Казан шәhәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Форумда Мәскәүдән зур делегация катнаша.